Хатын-кыз дөнья базарында

Һәрбер хатын-кызның бу дөньяда матур буласы килә. Әмма бүгенге көндә хатын-кызларга ирекне үзеңне бөтен дөньяга тәнеңне ачып йөрү дип

БӘЙЛЕ
2010 Авг 24

Һәрбер хатын-кызның бу дөньяда матур буласы килә. Әмма бүгенге көндә хатын-кызларга ирекне үзеңне бөтен дөньяга тәнеңне ачып йөрү дип күрсәтәләр. Ә чынлыкта хатын- кызның ирекле булуы үзеңне бөтен дөньяга ачып йөрүдәме соң? Юк, әлбәттә! Хатын кызның гүзәллеге капланып йөрүдә, үзенең матурлыгын булачак иренә саклаудан гыйбарәттер.

Ислам хатын-кызга бөек хөрмәт , күрсәткән. Бөтен җәмгыятьнең сәламәтлек дәрәҗәсе хатын- кызның тугрылыгы дәрәҗәсенә бәйле.

Ислам хатын-кызны чит кешеләр каравыннан саклаучы бөркәнчек хәстәрен күргән. Бөркәнчек ир белән хатын арасында мәхәббәт һәм бер-берсенә бәйләнгәнлекне саклый. Бөркәнчек турында без Коръәни Кәримдә: "Әй Пәйгамбәр, үз хатыннарыңа вә кызларыңа әйт, әгәр бер эш белән урамга чыксалар, бөркәнчекләрен башларына салсыннар, ягъни барча әгъзаларын каплый торган зур бер әйбер белән төренеп чыксыннар. Шулай төренеп чыгулары аларның хөр вә мөэминә хатын икәнлекләрен белергә якынрак була".(Әхзаб, 59)

Исламга кадәрге мәҗүси чорда хатын-кызлар муеннарын һәм күкрәкләренең өске өлешен ачып, бөркәнчекләрен аркага ташлый торган булганнар. Шул ук вакытта колаклары һәм муеннары кыйммәтле әйберләр белән бизәкләнгән булган. Аллаһ Тәгалә моны тыйган һәм мөэминә хатыннарга бөркәнергә кушкан. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә болай ди: "... Җаһилият заманындагы хатыннар кебек, бизәкләнгән зиннәтләрегезне ят ирләргә күрсәтмәгез."(Әхзаб, 33)

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезнең дәрәҗәгезне Аллаһы Тәгалә ничек югары күтәрде. Сезнең гүзәллегегезне саклый торган һәр төрле чаралар мәгәр ислам динендә генә. Нишләп соң сез аңламыйсыз? Сезнең матурлыгыгыздан файдаланып акча эшләүче бүреләрнең кармагына эләгүэгезне.

Сезнең ирегез өчен генә сакланырга тиеш булган нәфис тәнегезнең сурәтен дөньяның бөтен почмагында файдаланалар. Телевиденьядә, реклама читларында, прессада. Ә сез шуның белән горурланасыз, үзегезне ирекле дип уйлыйсый. Әй беркатлы кыз бала сезне файдаланалар бит. Сез үзегез турында зур фикерләр баглыйсыздыр, әмма тирә- юньдәгеләр сезне фәхишә дип бәялиләр. Күпчелек кешеләр лареклардан газета-журналлар сатып алалар, беләсезме ни өчен? Сезнең ялангач тәнегезгә карап үзләренең шәһвәтләрен канәгатьләндерер өчен.

Әгәр ирләр күп хатыннар белән чуалса алар хакында бернидә сөйләмиләр, әгәр хатын-кыз шулай күп ирләр белән чуалса алар хакында нәрсә дип әйтәләр беләсезме? Сезгә бу сүз таныштыр: Фәхишә дип дәшәләр. Һәм андый хатын-кызлар белән берәүдә тормышын корырга теләми. Барысыда саф-чиста хатын-кыз эзли. Хәер шулай инде кемнең кырык кул аша узган хатын-кызны тормыш иптәше итеп аласы килсен инде. Гүзәл вакытыгызда сезнең фото сурәтләрегезне бик теләп газета-журнал битләрендә төрле рекламаларда файдаланалар әзерәк картайгач инде сезнең берәүгә дә кирәгегез калмый. Белгәнебезчә, картлык һәркемгә дә килә, һәртөрле матурлык югала. Яшь вакытта сезнең өчен төрле ишекләр ачык, матурлыгыгыз өчен сезгә акча түлиләр, әмма көннәрдән беркөнне сез этләрдән дә түбәнрәк дәрәҗәгә төшәчәксез, хәтта урамда калачаксыз әй кыйммәтсез товар фикерләле! Картлык көнендә сиңа гаиләң әйләнәсендә балаларың оныкларың белән бергә-бергә гомер сөрү хәерлерәк түгелме соң? Уйла әле соң түгел. Раббыбыз бит безгә мең төрле тәүбә ишекләрен ача. Ялгыштың икән, тәүбәгә кил. Әле тәүбә ишекләре ябылмаган.

Бөтеньдөньяга таныш булган кино йолдызы Мерелин Манро тормышын үзенә-үзе кул салу белән төгәлли. Ул әйтеп калдырган: Дәрәҗәдән сак булыгыз, якты утлар астындагы ялганнан сакланыгыз! Мин дөньядагы иң бәхетсез хатын-кыз дигән ул. Башка хатын-кызлар шикелле мин ана булу бәхетен белмәдем, гаилә бәхетен татымадым. Кешеләр миңа карата кы рысбул ды ла р. Кино м ине кы й ммәтсез товарга әйләндерде. Менә бу гыйбрәт түгелмени? Кино йолдызы да үзенең нинди зур ялгышлыклар җибәрүен аңлаган һәм шушы ялгышлардан чыгу юлын үзенә-үзе кул салуда күргән. Әй гүзәл хатын-кыз иртәме соңмы синдә шундый хәлаткә килмәссең дип кем ышандырып әйтә ала?. Хәтта синең җыйган байлыкларың да сиңа файда китермәячәк.

Көнбатыш илләренең кыргый культурасына иярмик. Алар ирекне ялангач киенеп йөрү дип күрсәтәләр, ә мөселманча Аллаһ Тәгалә кушканча капланып йөрүне искелек калдыгы диләр.

Хатын-кызлар ислам динендә шул хәтле хөрмәткә ия. Күпчелек кешеләр хатын-кызның исламда бернинди дә хакы юк дип уйлыйлар, ләкин бу алай түгел. Аллаһ исламда хатын-кызны шул хәтле зурлады төренеп капланып йөрү ул хатын-кызның гүзәллеген саклауга бер юл.

Ислам шәригате кушканча хатын-кызның киеме тәнгә сыланып торырга тиеш түгеп, тәннең аерым әгъзалары,күкрәк яки янбашлар беленмәскә тиеш. Бөркәнчек игътибар үзәгендә булмау һәм карашларны үзенә тартмау өчен ачык, чуар яки төсле тукымалардан булырга тиеш түгел.

Бөркәнчек мөэминә булмаган хатыннар киеменә дә охшарга тиеш түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтә: "Кемгә охшарга тырышсагыз шулар җөмләсеннән булырсыз."

Хатын-кызлар ислемайлар сибенеп йөрергә ярата, ләкин бу да бик зур гөнаһ

 Пәйгамбәребез(с.г.в) әйтә: "Әгәр дә хатын-кыз ислемайлар сөртеп урамга чыкса, ул - зиначы һәм аңа караган һәрбер кеше зиначы. (Әхмәд риваяте) Ләкин бу аңлатмый хатын-кызга бизәнергә, ислемайлар кулланырга ярамый дигәнне. Хатын-кызга бизәнү дә ислемай куллану да ярый, тик ире өчен генә.

Хатын-кызларның ярым-шәрә йөрүе ул кыямәт көне якынлашуның бер билгесе. Пәйгамбәребез(с.г.в) әйтә: "Кыямәт көне якынлашыр шул вакытта, кайчан хатын-кызның киенгән киеме киемнән саналмас." Бу хәдис инде күптәннән чынга ашты бит. Әй адәм баласы, уйлан, кыямәт көне безгә ничек якын бит. Һәр сәгать һәр минут узган саен якынлаша бара бит ул безгә. Шулай ук Пәйгамбәребез(с.г.в) бер мөбарәк хәдис шәрифендә әйтә: "Кыямәт көне шул вакытта якынлашыр кайчан кешеләр бер-берсенең күз алдында зина кылырлар, әй җәмәгать кыямәт көненең дәлилләре күз алдыбызда икән бит. Моңа дәлил булып оятсыз порнографик фильмнар тормый мени? Кеше шул дәрәҗәдә оятын югалткан шундый әшәкелеккә барып җиткән. Шундый яманлыклардан Аллаһыга сыгынамын.

Кешенең иманы тимер тутыккансыманзәгыйфьләнә.Туганнан салынган фитри иман зәгыйфьләнә, кеше акны-карадан аермый. Табигый оялчанлык юкка чыга. Җәмәгать иманыбызны, оятыбызны югалтмыйк. Иманны куәтләргә, оялчанлыгыбызның дәрәҗәсен күтәрергә иде. Нишләп соң бар кеше дә клубларга, дискотекаларга ашкына, нишләп соң берсе дә мәчетләргә ашкынмый. Югыйсә, бит мәчеттә нур, ислам нигъмәте. Юк шул кеше шул нурны күрә белми, алар тәмам шәйтанның түбән колларына әйләнгәннәр. Шәйтан үзенең эшен җиренә җиткереп башкара. Кеше тәмам түбән дәрәҗәгә төшеп беткән хәтта хәҗәтен дә урам уртасында үтәргә дә оялмый.

Хатын- кызлар да оятсызлыкның чигенә чыкканнар

 Үзләренең оят җирләрен ирләргә күрсәтүдән оялмыйлар. Кеше тәмам хайваннан да түбән дәрәҗәгә төшеп беткән. Ни өчен хайваннан да түбән дәрәҗәгә төшеп беткән дип әйтәм хайванның акылы юк, ә кешенең акылы бар. Аллаһтан бирелгән акылы була торыпта Аллаһны мактамый. Ә хайваннар акыллары булмаса да Аллаһны мактап зикер әйтәләр. Аллаһ бу хакта Коръәндә әйтә: "Җиһанда Аллаһны мактап зикер әйтмәгән һичбер нәрсә юктыр, тик сез аларның телләрен генә аңламыйсыздыр. Мөхтәрәм җәмәгать бу дөнья вакытлыча гына бит ул. Кыямәт көне хакында уйланыйк әле. Әй газиз кардәшләрем бу бик котычкыч көн бу көннән берәүдә качып

Бүгенге көндә мин мөселман дип әйтеп йөрүчеләр күп, ләкин намаз укымыйлар ураза тотмыйлар зәкят малын белмиләр генә түгел белергә дә теләмиләр. Туй вакытларында аракыны кяферләрдән күбрәк эчәләр. Дуңгыз итен, колбасасын җирәнмичә ашыйлар, хатын-кызлар башларына яулык бәйләмиләр. Шундый буламы мөселманлык? Бу кешенең "Мин Аллаһыга ышанам," - дигән сүзенә карап, мөселман дип әйтеп буламы? Әбисе яки бабасы/ яисә берәр туганы вафат булгач искә алып мәҗлес үткәреп кенә мөселман булып булмый. Әгәр кешенең иманы бар икән аның гамәле дә күренергә тиеш. Аллаһ Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелырга тиешләр.

Мөхәммәд Пәйгамбәребез(с.г.в) болай диде: "Ачы булса да, дөреслекне сөйлә". Шулай ук пәйгамбәребез үзенең бер мөбарәк хәдис шәрифендә әйтә: Оялчанлык - иманнан. Бу хәдистән шул аңлашыла. Кемнең ояты юк аның иманы да шуның шикелле. Мөхтәрәм җәмәгать пәйгамбәребезнең шушы хәдисенә тугрылыклы булыйк, иманыбызны куәтлик. Хатын-кызлар Аллаһның кушкан кануннарын үтәсәгез иде. Бу дөнья вакытлыча гына үзегезнең гаурәтләрегезне күрсәтеп йөреп гөнаһ кына җыясыз бит. Аллаһ хозурына әйләнеп кайткач ни диярсез. Аллаһның җәзасы көчле. Уйланыйк ни өчен дигәндә кыямәт көне бик якын. Ул килеп тә җитәчәк. Без беребездә белмибез аның кайчан җитәчәген шуңа күрә изге гамәлләр кылсак иде.

Рәмие хәзрәт ГАРИФУЛЛИН

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе