Хәзер хиҗаб киеп йөргән бик күп хатын-кызларны күрергә була. Бу бик тә куанычлы күренеш, сүз дә юк. Тик шуңа карамастан, минем фикеремчә, хиҗаб ничектер, гардеробта тик ята торган бер чүпрәк кисәгенә әйләнеп бара шикелле. Күпләр өчен хиҗаб бары тик чәчләрне каплый торган материал гына булып кала. Бу күренешне Төркия, Мисыр, Әзәрбайҗан, Мәгъриб илләрендә дә күзәтергә була.
Яшьләрнең күбесе диярлек башын яулык белән каплый да, тәнгә сыланып торган джинсы чалбар, үтә күренмәле кофталар кия. Бу хәл ислам дәүләтләрендә дә киң колач җәя бара. Рәхмәт әле, яулык ябынып йөрегәнегезгә дә диясе килеп китә, чөнки күп кенә көллият, институтларда белем алган хатын-кызлар яулыксыз йөри анда. Ахырзаман дигәннәре шулдыр күрәсең...
Әгәр дә хатын-кыз башына шарф бөркәнеп йөри икән, без аны хиҗаб кигән дибез. Нәрсә ул хиҗаб? Аны бары тик яулыкка тиңләп буламы соң?
Мөслимәләр ничек итеп киенеп йөрергә тиешлеген бик яхшы белә. Шәригать хатын-кызга чәчләрен яшерергә, муеннарын, күкрәк тирәләрен каплап йөрергә куша. Эш шунда, исламга кадәрге мәҗүси чорда хатын-кызлар муеннарын һәм күкрәкләренең өске өлешен ачып, бөркәнчекләрен аркага ташлый торган булганнар. Шул ук вакытта колаклары һәм муеннары кыйммәтле әйберләр белән бизәкләнгән булган. Менә шул заманалар әйтерсең лә ишек кага сыман.
Бөркәнчек турында без Коръәни -Кәримдә: «Әй Пәйгамбәр, үз хатыннарыңа вә кызларыңа әйт, әгәр бер эш белән урамга чыксалар, бөркәнчекләрен башларына салсыннар, ягъни барча әгъзаларын каплый торган зур бер әйбер белән төренеп чыксыннар. Шулай төренеп чыгулары аларның хөр вә мөэминә хатын икәнлекләрен белергә якынрак була»(Әхзаб, 59) дигән юлларны укыйбыз.
Әйләнә тирәгезгә карагыз әле. Тулысынча дин кушканча ничә мөслимә киенә икән? Әйдәгез әле, үз-үзебез алдында гына булса да, намуслы булыйк. Без бары тик яулыкны бандана шикелле бәйлибез дә, ачык муеннарны ялтыратып, дҗинсы, яисә башка тәнгә сылаша торган чалбар, кофта киеп урамга чыгып китәбез. Һәм без үзебезне заманча киенгән, калганнардан яхшы дип саныйбыз. Ни өчен, чөнки без хиҗаб, дөресрәге, яулык кигән.
Хөрмәтле мөслимә туташлар. Әгәр дә сезгә урамда ир-атлар игътибар итми дип уйласагыз, хаталанасыз. Ничек кенә игътибар итә икән әле. Бу хакта сораштырган 10 мөселман егетенең тугызы шулай дип җавап кайтарды. Моннан тыш, чын мөселман егетләре, шулай киенеп йөргән мөслимәләрне өнәп бетермәгәннәре хакында да әйттеләр. Без тирә-юнебездәге кешеләрне генә түгел, ә иң хәтәре — үзебезне дә хиҗаб киеп йөрибез дип алдарга тырышабыз. Ә кыямәт көнендә ничек җавап бирербез, бу хакта ни уйлыйсыз?
Ислам хатын-кызга бөек хөрмәт күрсәткән. Бөтен җәмгыятьнең сәламәтлек дәрәҗәсе хатын- кызның тугрылыгы дәрәҗәсенә бәйле. Ислам хатын-кызны чит кешеләр каравыннан саклаучы бөркәнчек хәстәрен күргән. Бөркәнчек ир белән хатын арасында мәхәббәт һәм бер-берсенә бәйләнгәнлекне саклый.Хиҗаб кигән хатын-кыз беренче чиратта үзенең исән-иминлеген, ә икенче чиратта инде ир-ат саулыгын да кайгырта, чөнки бу өс киеме ирләр кызыга торган урыннарны яшерә. Шәригать хатын-кызларга чит ирләрне кызыктырмас өчен шулай итеп киенеп йөрергә боера. Заманча мода ирләрнең физик саулыгына тискәре йогынты ясый: кып-кыска итәкләр, ачык түшләр, чыннан да акылдан язарсың ...
Бер күренекле Россия галиме, ирләрнең авыруларына хатын-кыз сәбәпче дип бара. Шуның аркасында импотенциягә һәм яман шеш авыруларына китереп җиткерүче «җенси яктан читкә кагылганлык»ның катлаулы эчке организм комплексы башлана. Бу хакта күренекле табиб, академик Л. А. Китаев-Смык үзенең «Стресс психологиясе. Стрессның психологик антропологиясе» («Психология стресса. Психологическая антропология стресса») дигән фундаменталь монографиясендә яза. Нәтиҗәдә, еш ярсынып та, канәгатьлек алмаган ир-ат үз организмында эчтән куәтле, җимергеч концероген һөҗүм ала һәм ул яман шеш авыруына китереп җиткерә.
Топик киеп очрашуга барган һәрбер чибәркәй бары тик берәүне — бәхетле, ә барышлый ун ир-атны инвалид итә. Стриптиз биеп йөрүче кызларны инде, гомумән, Көнбатыш цивилизациясен чиргә сабышкан ир-атлар җәмгыятенә әверелдергән «күпләп юк итү коралы» дип санарга мөмкин», — ди «Әссәлам» газетасы хәбәрчесе белән үткәргән әңгәмәдә Л. А. Китаев-Смык.
Хәзер исә кайдан хиҗаб сатып алыйм икән дип баш ватасы юк. Казанның урамнары мөселман кибетләре белән шактый тулган. Шунысын да әйтеп үтү кирәк, күп кенә мөслимәләребез шәригать кушканча дөрес итеп киенеп йөри. Шундый мөслимәләребезгә карап горурлык хисләре кичермичә булмый.
Ахырда мин бары тик шуны гына өстәр идем, әгәр дә хатын-кыз бу җаваплы эшкә, хиҗаб киергә ниятли икән, ул тулысынча ислам дине кушканча киенсен иде. Хиҗаб гардеробта тик ята торган чүпрәк кисәгенә әверелмәсә иде, туташлар!
Сәйдә БАРУДИ