Күптән түгел мин яраткан иремне югалттым, без бер-беребезне бик ярата идек. Аның дөньядан китүен бик авыр кичердем. Өзлексез курку хисе борчый мине. Урамга да чыга алмыйм: барысы да искә төшә, үксеп елыйм.
Мин йөкле, һәм урамда берәр яшь гаиләне күрсәм, ничек итеп без булачак сабыебызны бергә карап үстерү хакында хыялланган чаклар искә төшә. Миңа ансыз яшәргә бик авыр. Бары тик ахирәттә бергә булырбыз дигән өмет кенә тынычландыра. Иншә Аллаһ — без аның белән булырбыз.
Мин үзләренең тормыш иптәшләрен югалткан ханымнарга эндәшәм. Өметегезне өзмәгез һәм Аллаһы каршында басынкы булыгыз. Сабырлык күрсәтегез — алырсыз савап. Гөнаһлы эшләрдән куркыгыз һәм Аллаһының сынавыннан канәгать булыгыз.
Асият АДАМОВА