Сәлмән- безнең ватандаш һәм сәхабә
Аллаһ илчесе Мөхәммәт (с.г.в.)
Әлеге сүзебез һәрвакыт хаклыклы эзләүче кеше хакында барыр. Аның исеме Сәлмән әл-Фариси.
Сәлмәннең үзенә сүз бирәбез. Хәзер аның сөйләгәннәрен сезгә дә бәян итәбез. Үзе тарафыннан сөйләгән кысса дөресрәк була.
«Мин Асбахан өлкәсеннән булган фарсы егете. Үзем Җәян дигән авылда тудым. Әтием шушы авылның рәисе була, димәк, бу авылда иң бай бәндә дә ул була.
Тугач, әтием мине башкаларга караганда ныграк яратты. Вакытлар үтү белән аның миңа булган мәхәббәте көчәйде, ахыр чиктә, ул мине хәтта өйдә бикләп калдырды, хәтта тышка да чыгармады, имеш, мин яшь кыз.
Мин ул вакытта утка табынучы идем, хәтта утны саклаучы булып киттем. Ут беркайчан да сүнәргә тиеш түгел иде: көндез дә, төнлә дә.
Әтиемнең бай утары булган, уңышын да үзе җыйган.
Беркөнне әтием ниндидер сәбәпләр буенча утарына бара алмады, шуңа күрә, мине җибәрде. Мин, әлбәттә инде, риза булдым.
Юлда мин бер христиан чиркәвен күрдем. Яныннан үткәндә, андагы тавышларны ишеттем, һәм ул минем игътибарны җәлеп итте.
* * *
Шуңа кадәр мин христианнар турында да, башка дин әһпелләре хакында да бер сүз дә белмәдем, чөнки әтием гел бикләп тотты. Чиркәү эчендәге тавышларны ишеткәч, анда кердем. Анда нәрсә эшләгәннәрен беләсем килде.
Аларның гамәлләре күңелемә хуш килде, ахыр чиктә мин аларның диннәрен кабул итәргә теләдем. Мин болай дидем:
- Вәллаһи, аларның диннәре безнекенә караганда яхшырак.
Чиркәүдә булып, кич җиткәнен дә сизмичә калдым. Тәки әтиемнең алпавыт утарына барып җитмәдем. Мин теге кешеләрдән:
- Бу диннең тамыры кайда? — дип сорадым.
- Шамда, — дип җавап бирделәр.
Төн җиткәндә өйгә кайттым. Әтием нәрсә эшләвемне сорады.
- Әти, мин чиркәүгә кердем. Аларның диннәре миңа ошады. Кояш баеганчы, шунда булдым,- дидем мин әтиемә.
- Улым, бу диндә бер яхшылык та юк. Синең һәм ата-бабаңның дине яхшырак, — диде һәм минем өчен борчылды.
- Юк. Вәллаһи, ул яхшырак дин.
Әти минем сүзләрдән курыкты. Диннәрен ташлармын дип уйлап, аякларыма тимер чылбырлар кигезде.
* * *
Мөмкинлек тугач, Шамга баручы кәрван хакында белешергә куштым. Тиздән Шамга юл тотучы кәрванга тап булам. Мин чылбырдан ычкынып, кәрванга кушылырга теләдем. Мин кешеләрдән сораша башладым:
- Сезнең диндә кайсыгыз башлык?
- Епископ, — дип җавап бирделәр миңа.
Епископ янына килеп, мин болай дидем:
- Мин христиан диненә күчәргә телим. Сиңа хезмәт итеп, күп әйберләргә өйрәнәсем килә.
- Кер! — диде епископ.
Мин аның янына кереп аңа хезмәт итә башладым.
Тиздән бу епископның бик начар кеше икәнлеген белдем. Ул чиркәүгә килүчеләргә садакалар китерергә кушты. Кешеләр бу садакаларны ярлыларга бирер дип өметләнеп бирәләр, ә ул үзенә үзләштереп бара икән. Шул акчалар белән 7 комган да тулган. Ярлы кешеләргә бернәрсә дә тимәде.
Моны күргәч, епископны күрәлми башладым. Ул вафат булганнан соң, мин кешеләргә болай дидем:
- Сезнең пастырь начар кеше булды. Ул садакалар бирергә кушты. Сез шуларны илтеп биргәч, мохтаҗларга бирмичә, гел үзендә калдырды.
- Син моны каян беләсең? — дип сорадылар христианнар.
- Мин аларны сезгә күрсәтә алам.
- Әйе, күрсәт безгә, — диделәр алар.
Мин аларга урынны күрсәттем. Шул яшерен урыннан алтын һәм көмеш белән тулган җиде комган тартып чыгардылар. Моны күргәч, кешеләр:
- Вәллаһи, без бу бәндәне җирләмибез
Аннары асып куйдылар да, аңа ташлар ыргыттылар.
Аннары башка кеше епископ булып эшли башлый. Ул көне-төне гел христиан догаларын кылган. Мин аны бик яраттым. Үләргә вакыт җиткәч, мин аңа мөрәҗәгать иттем:
- Атакай, миңа кая барырга киңәш итәсез?
- Минем кебек кеше Мосулда яши. Ул беркайчан да сынмый торган кеше. Аның янына барырга тырыш.
Әлеге хуҗа үлгәч, мин Мосулда яшәүче кеше янына күчендем. Аның янына килеп, үзем белән булган хәлләрне сөйләдем.
- Минем хуҗам үлде. Аның киңәше белән синең янга килдем. Аның сүзләренә караганда, син дә аның кебек хаклыкка омтыласың.
- Миндә кал, — диде ул.
Тиздән бу кешенең дә яхшы булуына ышандым. Ләкин ул да вафат була. Үләр алдыннан мин аңа болай дидем:
- Хуҗам, хәзер кем янына барырга.
- Мин үзебез кебек бер генә кешене беләм. Ул Нассибинда яши. Аның янына бар.
Хуҗам үлгәч, Нассибиндагы кеше янына киттем. Мин аңа үзем белән булган хәлләрне сөйләгәч, ул миңа үзендә калырга кушты.
Бу хуҗа да, тегеләре кебек, яхшы кеше икән. Вәллаһи, монысы да вафат була.ләкин үләр алдыннан мин аңа болай дип әйтәм:
- Минем хакта син беләсең. Хәзер кем янына барырга?
- Аммуриядәге кеше янына бар. Ул да, безнең кебек, дингә бирелгән.
Бу кеше янына килеп, үзем хакында сөйләдем. Теге кеше:
Миндә кал, — диде.
Вәллаһи, бу кеше дә яхшылардан була. Аңа хезмәт итеп, берничә сарык алдым. Үләр алдыннан мин аның янына килдем:
- Хәзер кая барыйм?
- Мин башка безнең кебек бер кешене дә белмим. Ләкин Гарәпстанда хәзер яңа пәйгамбәр килергә тиеш. Ул Ибрахим динен аңлатучы. Ул туган җирен ташлап, пальмалар үсә торган урынга күченә. Аның аерым сыйфатлары да була. Нәрсә бирәләр, ул шуны гына ашый. Аркасында пәйгамбәрләрнең мөһере була. Шул илгә бара алсаң, юлга чык.
Хуҗам үлгәч, гарәп сәүдәгәрләре килгәнче Аммуриядә яшәдем.
Аннары кәрван килгәч, мин аларга болай дидем:
- Әгәр мине үзегез белән гарәпләрнең җиренә таба барганда алсагыз, мин сезгә малларымны бирер идем.
Алар мине үзләре белән алырга риза булдылар, ә мин аларга терлекләремне бирдем. Без Мәдинә белән Шам арасында урнашкан болынга килеп җиттек. Бу сәүдәгәрләр мине бер яһүдкә саттылар. Курайза кабиләсеннән бер кеше килеп, мине сатып алганчы, мин теге яһүдкз хезмәт иттем. Аннары сатып алган кеше мине Мәдинәгә алып китте. Мин анда пальма агачларын күрдем.
Мәдинәне дә таныдым. Шунда яңа хуҗам белән яши башладым.
Ул вакытта пәйгамбәр Мәккәдә иде. Ләкин ул вакытта миңа бернәрсә дә билгеле булмый, чөнки авыр хезмәтне үти идем. Тиздән ул Мәдинәгә күченде. Мин агачка менеп, җимешләрен хуҗага өзеп бирә идем. Кардәшенең малае янына килеп:
- Аус һәм Хазраҗ кабиләләре, Мәккәдән килеп, үзен пәйгамбәр дип игълан иткән кеше янына киттеләр. Мин хәтта хуҗамның башына төшәм дип куркып та киттем. Аннан төшкәч, килгән кешедән тагын кабатлавын сорадым. Хуҗа миңа сугып җибәрде һәм:
- Синең ни эшең бар. Үзеңнең эшеңне генә башкар.
* * *
Кич җиткәч, берничә финик алып, пәйгамбәр тукталган йортка киттем.
Аның янына кергәч, мин болай дидем:
- Миңа сине изге кеше дип әйттеләр. Синең яныңда ерактан килгән мохтаҗ кешеләр бар. Мин үзем белән бераз ризык алып килдем.
Аннары мин аңа финиклар бирдем. Ул үзенең иптәшләренә:
- Ашагыз, — диде.
Ләкин үзе ашамады.
Мин үз-үземә болай дидем: «Теге кешенең бер сүзе үтәлде». Аннары хуҗама эшләргә кайтып киттем. Икенче көнне тагын пәйгамбәр янына килде.
- Мин сине финикларны ашамаганыңны күрдем. Ә бүген финикларны бүләк итәм.
Аллаһ илчесе финикларны үзе дә ашады. Андагы иптәшлрәенә дә бирде.
Мин үз-үземә: «Икенче сүзе дә үтәлде», — дидем.
Аннары тагын пәйгамбәр янына килдем, ул Бакиа зиратында, чөнки кемнедер күмәргә җыеналар. Ул киенгән иде. Аркасындагы мөһерне карарга тырыштым. Аны пәйгамбәр үзе дә сизде. Мөһерне пәйгамбәр үзе күрсәтте. Мин аны үбәргә тырыштым. Аллаһ илчесе:
- Нәрсә эшлисең син? — дип сорады.
Мин үзем белән булган хәлне сөйләдем. Ул гаҗәпкә калды. Калганнары да бик шат булдылар».
* * *
Сәлмәнгә дөреслекне эзли башлаганда тынычлык булсын иде.
Сәлмәнгә дөреслекне тапкан көнне тынычлык булсын иде.
Вафат булган көнне дә Сәлмәнгә тынычлык булсын иде.