Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи

Сәет ибн Әмир — фани дөньясындагы яшәеше белән киләсе тормышын барлыкка китергән һәм Аллаһка ныграк бирелгән кеше. Тарихчыларның сүзләре Мәккә янындагы

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Сәет ибн Әмир — фани дөньясындагы яшәеше белән киләсе тормышын барлыкка китергән һәм Аллаһка ныграк бирелгән кеше.

Тарихчыларның сүзләре

Мәккә янындагы Таньим районында кураеш җитәкчеләренең чакыруы буенча меңләгән егет килде, алар арасында Сәет тә бар, чөнки анда Мөхәммәднең (с.г.в.) кулга алынган бер сәхабәсенә җәза бирергә җыенганнар. Аның исеме Хубайб ибн Ади.

Аның аякларына тимерләр кигезгәннәр, аны җәза урынына этеп баралар. Хубайб теге бәндәләргә болай ди: «Әгәр рөхсәт итсәгез, мин ике рәкәгать намаз укыр идем», чөнки аны асып үтерергә җыенганнар иде. Ул кыйблага карап, намаз укып алды. Нинди камил һәм матур иде аның намазы! Аннары кораеш вәкилләренә таба карап, болай диде: «Вәллаһи, әгәр дә сез үлемнән курка дип намазны озаграк укый дип уйламасагыз, мин аны дәвам итәр идем». Аннары теге бәндәләр Хубайбның тәнен вак кисәкләгә бүлә башлаганнар. Шунда аңа сораулар да яудыралар: «Үзеңнең урыныңда Мөхәммәднең, ә үзеңне башка җирдә имин булуыңны теләр идеңме?» Канга буялган Хубайб: «Вәллаһи, балаларым арасында иминлектә булуны теләмәс идем, әгәр Мөхәммәд минем урында хәтта энәгә төртелер булса да,» — дип җавап бирә. Анда җыелган халык: «Үтерегез аны, үтерегез аны!» — дип акыра. Аннары Хубайб: «Я Аллаһ, аларның санын кыскарт, бер-бер артлы аларны бетер». Күпсанлы кылыч эзләреннән Хубайб батырларча вафат булды. Кураеш халкы аның үлеме турында онытып, Мәккәгә кайтып киттеләр.

Бары тик Хубайб образы Сәетнең башыннан китми. Хәтта ул төшендә дә күрә. Ничек Хубайб үлер алдыннан да тыныч күңел белән намаз укый ала икән? Шуның белән Хубайб ибн Ади Сәетне белмәгән нәрсәгә өйрәтте. Чын тормыш ул — кешенең иманы (гакыйдәсе) һәм шуның өчен көрәшү. Кашамас иман могҗизалар китерә икән! Мөселманнарның Пәйгамбәрне яратуларын да аңлады. Монда инде ул исламны да кабул итте. Кешеләр янына килеп, бу җинаятькә мөнәсәбәте юк икәнлеген бердерде. Потларга табынуга каршы килде һәм ислам диненә кергәнлеген әйтте.

* * *

Ислам динен кабул иткәч, Сәет ибн Әмир потларга табынмаска сүз бирде.

Мәдинәгә күченгәч, Сәет һәрвакыт Пәйгамбәр белән бергә була. Аның белән Хәйбәр һәм башка сугышларда катнаша. Пәйгамбәребез (с.г.в.) вафат булгач, ул Әбү Бәкер һәм Гомәр идарә иткән вакытларда да үрнәк бәндә була.

* * *

Гомәр хәлиф булгач, Сәет аңа түбәндәге киңәшләрне бирә: «Я Гомәр, кешеләр белән мөгамәләдә (иҗтимагый мөнәсәбәтләр) булганда, Аллаһтан курык, Аллаһ белән мөгамәләдә булганда (табынганда) кешеләрдән курыкма. Гамәлләрең белән вәгъдә иткән сүзләрең арасында аерма булмасын. Иң яхшы вәгъдә сүзләре эшләр белән беркетелгәндә генә була. Я Гомәр, якын һәм ерак мөселманнарга йөзең белән борыл. Үзеңә, гаиләңә теләгәнне аларга да телә. Бер җирдә дә кыенлыклардан курыкмыйча, дөреслеккә омтыл». Гомәр ибн әл-Хаттаб: «Моны кем булдыра ала соң?» — дип сорый. Ул әйтә: «Аны синең шикелле кеше булдыра ала».

Гомәр болай ди: «Сәет, мин сине Хомсның башлыгы итеп билгелим». Моңа Сәет: «Дөнья байлыгы белән башымны бутама әле,» — дип әйтә. Гомәр болай ди: «Берүземә генә идарә эшләрен калдырмагыз инде». Аннары ул Сәетне Хомсның башлыгы итеп билгели һәм: «Сезгә үзәктән күпме акча кирәк?» — дип сорый. Сәет әйтә: «Мин аның белән нишлим? Үзебезнең казнадан алына торган акча да бик җиткән». Аннары Хомска юнәлә.

Бераз вакыт үткәч, Гомәр янына Хомс өлкәсеннән берничә кеше килә. Гомәр өлкәдәге ярлы кешеләрнең исемлеген сорый. Ул исемлекне укыганда, Сәет Әмир улын да күрә. Кайсы Сәет икәнлекне сорагач, теге килгән кешеләр: «Ул безнең җитәкчебез,» — диләр. Гомәр шаккатып: «Ничек инде җитәкче ярлы кеше булсын ди,» — дип әйтә. Тегеләр болай диләр: «Әйе, хәзер ничә көн өендә уты юк». Гомәр сакалы чыланганчы елады. Аңа 1000 динар акча бирде. Ул акчаны Сәеткә кертеп биргәч, ул үзенә бәхетсезлек килгәндәй хис итте. Хатыны: «Нәрсә булды? Әллә Гомәр үлдеме?» — дип сорагач, Сәет: «Юк, куркынычрак хәсрәт булды,» — дип җавап бирде. Хатыны янә сорый: «Әллә мөселманнар сугышта җиңелделәрме?». Сәет: «Юк, аннан да куркынычрак,» — дип әйтте. Хатыны: «Ә нәрсә булды соң?» — дип сорагач, Сәет ибн Әмир: «Йортка мине дин тотудан биздерә торган фетнә килеп керде. Аннан котылырга син миңа ярдәм итәсеңме?» — дип әйтте. Моңа җавап итеп хатыны: «Әйе,» — диде. Сәет бөтен акчаларны да ярлыларга өләште.

* * *

Тиздән Гомәр аш-Шамга андагы мөселманнарның хәлләре белән танышырга китте. Шунда ул Хомста тукталды. Гомәр янына Хомс халкы килгәч, ул алардан: «Җитәкчегез турында нәрсә әйтә аласыз?» — дип сорады. Кешеләр Сәетнең 4 гаебен әйттеләр. Гомәр:

- Беренче гаебе нинди? — дип сорады.

- Көндез җитмичә безнең янга чыкмый.

- Моңа нәрсә әйтәсең, Сәет, — ди Гомәр.

- Минем хезмәтчем юк. Һәркөн иртән гаиләм өчен камыр әзерлим һәм кабарганын көтәм. Аннары камыр ризыклары пешерәм. Соңрак тәһарәт алып, кешеләр янына чыгам.

- Икенче гаебе нинди? — дип сорый Гомәр.

- Төнлә сорауларга җавап бирми.

- Моның буенча нәрсә әйтәсең, Сәет?

- Көн сорауларга җавап бирер өчен, ә төнне Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуга багышладым.

- Өченче гаебе нинди? — дип сорый Гомәр.

- Һәр айның бер көнендә бөтенләй тышка чыкмый.

- Ни өчен чыкмыйсың, Сәет? — ди Гомәр.

- Минем хезмәтчем юк, киемем дә берәү генә. Мин аны айга бер тапкыр юам да, кипкәнен көтәм, кичкә таба кешеләр янына чыгам.

- Тагын нинди гаебе бар? — дип сорый Гомәр.

- Кайчагында аңын югалта, җыелышларда булмый?

- Монысы ни өчен?

- Мин Хубайб Ади улының үлгәнен күрдем. Мәҗүсиләр аңа тәнен кискәли-кискәли сорау бирәләр: «Үзеңнең урыныңда Мөхәммәднең, ә үзеңне башка җирдә имин булуыңны теләр идеңме?» Канга буялган Хубайб: «Вәллаһи, балаларым арасында иминлектә булуны теләмәс идем, әгәр Мөхәммәд минем урынына хәтта энәгә төртелер булса да,» — диде. Бу вакыйганы искә төшерү белән аңымны югалтам.

Ахырдан Гомәр Сәеткә 1000 динар акча бирә. Хатыны акчаны күрә дә: «Азык-төлек сатып ал һәм хезмәтче ялла». Сәет хатынына болай ди: «Син моннан да яхшырак әйберне теләмисеңме? Без аны шуларга бирик, алар безгә савап эшләрләр». Хатыны риза була. Ул акчаларны ярлыларга, ятимнәрә бирә.

Аллаһ Сәет белән риза булсын иде, чөнки ул ярлы булуга карамастан, башка кешеләргә ярдәм итте.

Бу вакыйга Гариф Гобәйнең: «Ислам динен халыкны кысыр өчен, үзләренә күп байлык туплар өчен уйлап тапканнар,» — дигән фикерен юкка чыгара. Ислам — Аллаһ тарафыннан иңдерелгән дин. Ул мәҗүси диннәр кебек аерым кешеләрнең генә мәнфәгатьләрен күздә тотмый.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе