ЗӘЙД ӘЛ-ХӘЙР

Чынлыкта исә, синдә Аллаһка һәм Аның илчесенә ошаган ике сыйфат бар: син сабыр һәм акыллы. Мөхәммәт (с.г.в.) Кешеләр металл кебек: наданлык чорында яхшы сыйфатларга ия

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Чынлыкта исә, синдә Аллаһка һәм Аның илчесенә ошаган ике сыйфат бар: син сабыр һәм акыллы.

Мөхәммәт (с.г.в.)

Кешеләр металл кебек: наданлык чорында яхшы сыйфатларга ия булганнар исламга кергәч тә югалтмыйлар.

Сезгә мисал итеп бер сәхабәнең җаһилият вакытында да, мөселман булгач та нинди булганын мисал итеп китерәм.

Аны башта Зәйд әл-Хәйл дип атыйлар иде. Исламны кабул иткәч, Пәйгамбәребез (с.г.в.) аны Зәйд әл-Хәйр дип атады.

Бәнү Әмир кабиләсендәге Шәех сөйли:

- Корылык елы иде. Бер кеше балалары белән Әл-Хира шәһәренә китте. Ул шәһәргә кергәч, каиләсенә әйтә: «Көтеп торыгыз, хәзер киләм».

Төн җиткәнче ул юлда булды. Менә палатка һәм колын күренде. Ул колынны алырга теләде, әмма тавыш ишетелде: «Колынны калдыр, үзең ризык тап». Бу кеше юлын дәвам итте. 7 көн баргач, дөяләрне һәм палатканы күрә. Палаткага кергәч, бер бабайны күрә һәм аның артына утыра. Кояш баегач, бер кеше атта килә. Аның янында хезмәтчеләре дә бар. Ул 100 чамасы дөяне алып кайтты. Бу кеше хезмәтчесенә әйтте: «Бер дөяне сау, ә аннан соң бабайга сөт эчер». Хезмәтче дөяне саугач, сөтне платкага кертә. Бабай 2 йотым ясый, ә килгән теге бәндә исә сөтне эчеп бетерә. Соңыннан икенче дөяне савалар. Бабай бер йотым ясый, әлеге ризык эзләүче кеше исә яртысын эчә. Хуҗалар, сарыкны суеп ашагач, йокларга яталар.

Теге бәндә дөя көтүе белән кача. Төне буе юлда була. Шулай ук, юлын төшкә кадәр дәвам итә. Соңыннан әйләнә-тирәне күзәткәч, бөркеткә охшаган әйберне күрә. Бераз вакыттан соң ул кичәне хуҗаны таныды һәм тизлеген арттырды. Шулай ук, ул ук белән җәяләрне әзерләде. Арттан куучы кычкыра: «Дөяләрне бир». Бу кеше әйтә: «Юк, чөнки мин Әл-Хирада гаиләмне ач килеш калдырдым». Тегесе әйтә: «Дөянең бавын күрсәтеп куй әле (анда 3 төен була). Минем ук кайсы төенгә тисен?» Бу кеше уртадагысын күрсәтә. Хуҗа нәкъ уртадагы төенгә тидерә. Бу кеше бирелә. Хуҗа сорый: «Ничек уйлыйсың: мин сине нишләтәм?» Теге кеше әйтә: «Моның хакында миндә иң начар уйлар». Монысы әйтә: «Нишләп?» Качкын әйтә: «Чөнки мин сиңа матди зыян китердем». Тегесе әйтә: «Ничек инде? Син бит минем әтием Мухалхала белән сөт эчтең бит кичә!» Бу кеше сорый: «Син Зәйд әл-Хәйл исемле мени?» «Әйе,» — ди тегесе. «Сиңа начарлык булмас, әмма дөяләрне бирә алмыйм, чөнки алар сеңлемнеке. Әлегә миндә кун. Алдагы көннәрдә юлга чыгам, анда зур табыш керергә тиеш. Ансыннан бирермен».

3 көннән соң Зәйд табыш ала һәм теге кешегә бүләк итә.

* * *

Зәйд җаһилият вакытында әнә шундый була. Исламга кергәч нинди икәнлеге турында күп китапларда әйтелә.

Зәйдкә пәйгамбәр килде дигән хәбәр ирешкәч, ул нәрсәгә чакырганын белергә теләде.

Менә беркөнне Зәйд делегация әгъзалары белән юлга чыга. Мәчеткә кергәндә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) вәгазь укый: «Мин әл-Узза һәм сез табына торган әйберләргә караганда яхшырак. Мин сез Аллаһка караганда ныграк зурлаган кара дөягә (хәзерге заманда — «кара бумер») караганда хәерлерәк».

* * *

Мөхәммәд (с.г.в.) сөйләме делегация әгъзалары арасында төрле фикерләр уятты. Кайберләре исламны кабул иттеләр, ә кайберләре итмәделәр. Зурр Садун улының йөрәгендә дошманлык хисе барлыкка килде һәм ул Шамга төшеп, христиан динен кабул итте. Зәйд исә, уртага чыгып басып, исламда икәнлеген белдерде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сорады: «Син кем?» — дип. Ул әйтте: «Мин Зәйд әл-Хәйл, Мухалхала малае». Мөхәммәд (с.г.в.) әйтт: «Син хәзер Зәйд әл-Хәйр».

Шул көннән башлап аны Зәйд әл-Хәйр дип атый башладылар.

Соңыннан Зәйдне Пәйгамбәребез (с.г.в.) өенә чакырды. Анда Гомәр һәм башкалар да иделәр. Мөхәммәд (с.г.в.) Зәйдкә урындык бирде, әмма Зәйд утырмады. Ул (с.г.в.) әйтә: «Синең турында сөйләделәр инде. Синдә Аллаһ һәм Аның илчесе ярата торган 2 сыйфат бар: сабырлык һәм акыл». Зәйд әйтә: «Аллаһка шөкер кылам. Миңа 300 кеше бир, византиялеләргә уңышлы поход ясыйм әле». Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Син яхшы кеше». Нәдҗгә хәтле озаткач, әйтә: «нинди яхшы кеше ул, Мәдинәдәге авыру эләкмәсә, безгә нинди файда китерер иде». Ул вакытта Мәдинәдә лихорадка эпидемиясе иде. Ул авыру Зәйдкә дә эләкте.

Ул үзенң юлдашларына болай дип әйтте: «Җаһилият вакытында без күп әшәкелекләр кылдык, ләкин, Вәллаһи, үлгәнче бер мөселманга да кул күтәрмәдем».

* * *

Зәйд Нәдҗгә туганнары янына барырга теләде. Авыруы көчәйсә дә, юлга чыкты.

Туган җиргә якын булган урында Зәйд вафат була. Исламны кабул иткәннән башлап үлгәнче бер гөнаһ та кылмаган.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе