"Аның хакында Аллаһ һәрдаим укылачак 16 аять иңдергән”
Коръән тәфсирчеләре
Кем аркасында Пәйгамбәргә җиденче күктән каты тәнкыйть сүзләре ирешә?
Кем хакында Җәбраил фәрештә аятьләр китерә?
Ул Аллаһ илчесенең күзе күрми торган мөәзине Габдулла ибн Умм Мактум була.
* * *
Габдулла Ибн Умм Мактум Мәккәдә яши, кораеш кабиләсеннән. Аллаһ илчесенә күпмедер дәрәҗәдә туган да.
Ул Пәйгамбәрнең хатыны Хәдичәнең абыйсының улы була.
Аның әтисе Кайс, әнисе Атика исемле була. Әмма аны Умм мактум дип атыйлар, чөнки ул тумыштан ук сукыр була.
* * *
Ул ислам динен Мәккәдә кабул итә. Габдулла кайгы-хәсрәтләргә нык тора. Төрле кыерсытулар аның иманын арттыралар гына.
Габдулла Коръәнне өйрәнергә тели.
* * *
Ул вакытта Пәйгамбәр (с.г.в.) Кораеш кабиләсенең башлыкларына динне аңлата иде. Җитәкчеләрнең дингә килүләре мөселманнарга күп файдалар китерергә мөмкин иде бит. Шушы җаваплы мизгелдә Габдулла килә. Ул болай ди: “Мине дә Коръәнгә һәм дин тотарга өйрәт”. Әмма Пәйгамбәр (с.г.в.) кискен рәвештә карады һәм Кораеш җитәкчеләрен дингә өндәргә тырышуын дәвам итте. Бер яктан караганда, җитәкчеләрнең дингә килүләре бик яхшы вакыйга, әмма бу очракка Аллаһы Тәгалә ничек карый икән? Әңгәмә төгәлләнгәч, Пәйгамбәребез (с.г.в.) өенә кайта. Аллаһы Тәаглә аңа әйтә: “Ул усаллык белән карады һәм икенче якка борылды. Имеш, аның янына сукыр кеше килде. Сиңа нәрсә билгеле соң? Бәлкем, ул чистарынырга килгәндер? Искәртү аны туры юлга мөмкин иде бит. Дингә килергә теләмәүчегә син игътибар итәсең. Син бит аның чистарынганын белмисең! Аллаһтан куркып, синең белән бергә булучыга син игътибар да бирмисең! Юк, бу тагын бер кат искәртү. Теләгән кеше аны кабул итсен”.
Бу аятьләр бүгенге көндә дә актуаль яңгырыйлар.
Шул көннән башлап, Пәйгамбәребез (с.г.в.) аның хәлен белергә дип Габдулла янына бара торган булган. “Я Раббым. Пәйгамбәребезнең шундый үрнеген җөмләбезгә насыйп әйләсәң иде”.
Габдулла Мусаб белән Мәдинәгә беренчеләрдән булып күчтеләр. Анда барып җитү белән динне аңлата башладылар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мәдинәгә килү белән, Габдулла белән Биләлне мөэзин итеп билгеләде.
Биләл азан әйтә, Габдулла камәт төшерә иде. Кайвакытта киресенчә дә була.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер җиргә китсә, үз урынына Габдулланы калдыра иде.
Бадр сугышыннан соң, Аллаһ пәйгамбәргә ислам өчен тырышучыларны мактап, тик утыручыларга караганда, хәерлерәк икәнен әйтеп, аятьләр иңдерә. Ибн умм Мактум моңа кайгыра һәм болай ди: “Я Аллаһ илчесе, әгәр мин сугышта катнаша алсам, сугышыр идем”. Соңрак ул: “Я Раббым, миңа да гаделлек өчен сугышта катнашырга язсын”. Аннан соң догасы кабул ителә.
Сабит улы Зәйд Коръән аятьләрен язып бара. Ул болай дип сөйли: “Мин Мөхәммәд (с.г.в.) белән идем. Аллаһ аңа (с.г.в.) аятьләр иңдерә. Менә алар: “Әй, иман китергән бәндәләр, Аллаһ юлында тырышучылар белән тик утыручылар бертигез түгел, инвалидлардан башка”. Сугыш Габдулла өчен мәҗбүри булмаса да, ул катнашырга уйлады. Ул байрак тотучы. Үзе болай ди: “Күрмәгәч, беркая да йөгерә алмыйм бит”.
Хиҗри буенча 14нче елда Гомәр фарсыларга каршы һөҗүм ясарга уйлады. Гаскәрнең башкомандующие итеп Саад әбү ибн Ваккас билгеләнде. Мөселман гаскәре Кадиссия җиренә килеп җитте. Алар арасында Габдулла да бар. Ул байракны тотарга уйлады. Бәрелеш 3 көн буена барды. Өченче көнне мөселманнар җиңделәр. Җир йөзендә мәҗүси характерда булган диктатура урнаштырылган дәүләтләрнең берсе юкка чыкты. Коллар ирекле халык итеп игълан ителделәр. Әмма бу сугышта Габдулла ибн умм Мактум батырларча вафат булды. Аның канга буялган тәнен басу янында табалар, ә кулында – мөселманнарның байрагы.
Мәдинә халкы аны Габдулла, ә Гыйраклылар Гомәр дип атыйлар.