СӨХӘЙБ ӘР-РУМИ

Сәүдә уңышлы булды, йә Әбү Яхья, сәүдә уңышлы булды... Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) Сөхәйб әр-Руми... Дин тотучылардан кайсыгыз

БӘЙЛЕ
2010 Июн 20

Сәүдә уңышлы булды, йә Әбү Яхья, сәүдә уңышлы булды...

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.)

Сөхәйб әр-Руми...

Дин тотучылардан кайсыгыз Сөхәйб белән таныш түгел?

Ләкин күбегез Сөхәйбнең византияле (румлы) түгел, ә гарәп икәнлеген  белмидер әле. Аның әтисе Нөмәер, әнисе Тамим кабиләсеннән була.

Нигә Сөхәйбне византияле дип исәпләделәр? Моның озык тарихы бар. Ул вакыйга күп кенә тарихи китапларда чагыла. Пәйгамбәрлек килгәнче 20 ел элек Абулла исемле борынгы шәһәр белән Иран патшасы билгеләгән бер кеше идарә иткән.

 Аның балалары арасында иң яратканы Сөхәйб исемле биш яшьлек улы була.

* * *

Сөхәйб матур йөзле, акыллы һәм җирән чәчле була. Ул активлык белән аерылып торган. Шулай ук, сөйләшергә яратучы, яхшы һәм ачык күңелле бала ул. Шуңа күрә, әтисе аңа бик шат булган.

* * *

Сөхәйбнең әнисе кечкенә малае белән Гыйракта урнашкан Сани авылына бара. Алар белән якыннары да бара. Византия гаскәрләренең бер өлеше шул авылга һөҗүм ясый.

Сакчыларын үтергәч, авылны талыйлар һәм кешеләрен тоткынга алалар. Алар арасында Сөхәйб тә була.

Византиянең бер базарында Сөхәйбне саталар. Шул көннән башлап, ул бер кеше кулыннан икенчесенә күчә барды. Йә бер хуҗасына хезмәт итте, йә икенчесенә. Аның кебек башка меңнәрчә колларның язмышы да әнә шулай аяныч булды, алар Византиянең сарайларын тутырып тордылар.

* * *

Мондый тормыш Сөхәйбкә Византия җәмгыяте белән ныклап танышырга мөмкинлек бирде. Византия сарайларының гөнаһлар белән тулган икәнлеген малай күреп торды. Сөхәйб үз колаклары белән бик начар сүзләрне ишетте, шуңа күрә, ул шушы христиан җәмгыятен күрәлмады. Ул моның кебек җәмгыятьләрне көчле җил генә чистарта ала дигән фикергә килде.

* * *

Сөхәйб Византиядә үсеп, анда өйләнеп, гарәп телен онытып бетерсә дә, гарәп һәм чүлдән икәнлеген истән чыгармаган. Ватанын сагыну хисе иреккә чыгып, үз халкына кайтканчы ташламаган. Аның мондый хисен бер христиан кешесе: «Гарәбстан ярымутравында Мәккә шәһәрендә Гайсә эшен дәвам итүче һәм кешеләрне караңгылыктан яктылыкка чыгаручы бер пәйгамбәр килеп чыгачак», –дигән сүзләре белән ныгыткан.

* * *

Сөхәйбкә уңайлы очрак туры килгәч, хуҗаларыннан Мәккә тарафларына таба качты. Сөхәйб Мәккәдә урнашып, берничә көн яшәгәч, җирән чәчле булганы өчен аны Сөхәйб әр-Руми дип атаганнар. Мәккәнең бер җитәкчесе Габдулла ибн Җудан белән килешү төзеп, Сөхәйб сәүдә эшенә керешә һәм шактый гына байлыкка тап була.

Ләкин сәүдә эшләре теге христианның сүзләрен оныттырмаган. «Кайчан шулай булыр инде?»– дигән сорау борчый аны. Озакламый җавабы да килеп җитә.

* * *

Беркөнне Сөхәйб Мәккәгә кайта. Аңа Мөхәммәдкә Пәйгамбәрлек килде, ул бер Аллаһка гына табынырга чакыра дигән хәбәрне әйттеләр. Бу хәл Сөхәйбне кызыксындыра башлады:

- Әмин дип атаган кешегез түгелме?

- Әйе, шул, - диделәр аңа.

- Кайда тора ул?

- Сафа калкулыгындагы Аркама йортында тора. Ләкин сине кораеш вәкилләре күрергә тиеш түгел. Алар сиңа зыян китерергә мөмкиннәр. Син монда ят кеше, биредә туганнарың да юк, кабиләң дә монда түгел.

* * *

Саклана-саклана Сөхәйб Аркама йортына юнәлә. Анда Аммар ибн Ясирне күрә. Ул аны элек белгән икән. Сөхәйб аңа беренче булып эндәшә:

- Нәрсә кирәк сиңа, Аммар?

- Ә сиңа нәрсә кирәк?

- Мин бу йортка кереп, андагы кешене тыңлап торасым килә.

- Мин дә шунда керергә телим.

- Әйдә бергә керәбез, - диде Сөхәйб.

* * *

Аммар белән Сөхәйб өйгә керәләр. Аллаһ илчесен тыңлап торалар. Аның сүзләре боларның йөрәгендә иман нурын кабыза. Алар икесе дә иман китереп, мөселман булалар.

Төн җиткәч, бар да тынычлана, алар Пәйгамбәрнең йортыннан төнлә киттеләр, күңелләренә бөтен җирне яктыртырлык нур алдылар. Шул көннән башлап алар гел Пәйгамбәрнең сөйләгәннәрен тыңладылар.

* * *

Билал, Аммар, Сөмәя, Хәяб белән бергә Сөхәйб тә кораешлар тарафыннан төрле мыскыллауларга дучар була. Уннарча беренче мөселман кебек ул да хәтта таулар күтәрә алмаслык авырлыклар кичерә. Ләкин бу кыенлыклар аны сындырмады, чөнки җәннәтнең барлыгына ышандылар.

* * *

Аллаһ илчесе (с.г.в.) барлык сәхабәләргә дә Мәдинәгә күченергә кушкач, Сөхәйб Аллаһ илчесен һәм Әбү Бәкерне озатырга булды. Аның күченергә теләве кораешларга билгеле булгач, алар аны китмәсен өчен юлын камап алалар. Аның янында карап йөрүчеләрне куйганнар, янәсе, Сөхәйб качарга тиеш түгел. Үзенең алтын-көмешләрен дә алып китмәсен.

* * *

Аллаһ илчесе Мәдинәгә күченгәч, Сөхәйб качыр өчен уңайлы очрак эзли башлады. Ләкин андый очрак әлегә туры килмәде, чөнки кораеш агентлары гел күзәтеп торды. Шуңа күрә, ул хәйләгә кереште.

Салкын төннәрнең берсендә Сөхәйб йөгереп өйдән чыга. Аннары тагын өйгә керә, соңрак тагын чыга. Агентлар бер-берсенә:

- Тынычланыгыз, әл-Лат белән әл-Узза гел шулай аның эчен авыртыра.

Аннары алар өйгә кереп, йокларга ята. Сөхәйб алардан качып, Мәдинәгә ычкына.

* * *

Сөхәйб качкач, тегеләр дә уяна. Аның юк икәнен күргәч, иң яхшы чапкыннарны алып, артыннан куалар.

Сөхәйб тә атта баручы кораеш кабиләсенендәге әһелләрнең якынлашып килүләрен сизгәч, бер калкулыкка менеп, ук белән җәя әзерли. Атарга әзерләнеп, болай дип кычкыра:

- Кораешлар! Вәллаһи, мин иң оста ук атучы. Сез миңа килеп җиткәнче үлеп бетәчәксез. Яки кылыч белән сугыша башлыйм.

Бер сакчы болай ди:

- Вәллаһи, без сезне акчаң белән беркая да җибәрмибез. Син Мәккәгә ярлы килеш килдең, аннары баедың.

- Әгәр сезгә акчаларымны калдырсам, мине җибәрәсезме?

- Әйе, - диделәр алар.

Сөхәйб аларга акчаның кайда яшергәнен әйтә. Мәккәгә кайтып, күзәтүчеләр Сөхәйбнең акчасын алалар да, үзен җибәрәләр.

* * *

Сөхәйб Мәдинәгә юл ала, ул Аллаһның дине белән чаба. Сарыф иткән акчасы хакында кайгырмады да. Арый башласа, күңелендә тизрәк Пәйгамбәрне күрү теләге уянды. Аннары тагын юлын дәвам итте. Куба авылына җиткәч, Аллаһ илчесен күрде. Сөхәйбнең үзен күргәч, Пәйгамбәр:

- Сәүдә уңышлы булды, йә Әбү Яхья, сәүдә уңышлы булды,–диде.

Бу сүзләрне ул 3 тапкыр әйтте. Сөхәйб сөенә башлады. Ул болай ди:

- Сезнең янга килгәндә кешеләр арасында мине беркем дә узып китә алмады. Димәк, бу хәбәрне сезгә Җәбраил фәрештә җиткерде.

* * *

Чыннан да, теге сакчылар белән үткәрелгән сәүдә уңышлы булды. Моны Җәбраил фәрештә җиткерде. Шундый аять иңде: «Аллаһка якынаер өчен үз-үзен сатарга да риза булучылар бар. Аллаһ та аларга рәхмәтен сала (Бәкара, 207).


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе