ХӘБИБ ИБН ЗӘЙД ӘЛ-ӘНСАРИ

“Аллаһ сиңа һәм гаиләңә бәрәкәт бирсен иде. Аллаһ барыгызны да кичерсен иде” Аллаһ илчесе (с.г.в.) Йортының һәрбер почмагында да иман исе килеп торды...

БӘЙЛЕ
2010 Июн 16

“Аллаһ сиңа һәм гаиләңә бәрәкәт бирсен иде. Аллаһ барыгызны да кичерсен иде”

Аллаһ илчесе (с.г.в.)

Йортының һәрбер почмагында да иман исе килеп торды...

Гаиләсендәге һәрбер кеше җанын дин өчен фида кылган...

Шушы йортта Хәбиб ибн Зәйд әл-Әнсари үсә һәм өйләнә.

* * *

Аның әтисе Зәйд ибн Асым Мәдәнәдә иң яхшы мөселманнарның берсе иде. Ул Акабада Пәйгамбәргә ант биргән 70 мөселманның берсе була. Ул вакытта Зәйд янында хатыны белән ата-анасы да була.

Хәбибнең әнисе Умм Амара Нәсибә әл-Мәзиния Аллаһ динен саклар өчен кулга корал тотучы иң беренче хатын-кыз була. Габдулла абыйсы Пәйгамбәрне үлемнән саклаган. Шуңа күрә, алар хакында Аллаһ илчесе болай дигән:

- Аллаһ сиңа һәм гаиләңә бәрәкәт бирсен иде. Аллаһ барыгызны да кичерсен иде

* * *

Бик яшь вакыттан ук аның күңеленә ислам нуры үтеп керә һәм анда мәңгелеккә кала. Әнисе, әтисе, абыйсы, бертуган абыйсы белән Хәбиб Мәккәгә ислам тарихында үзенең өлешен кертергә бара. Кечкенә куллары белән Акаба янында Пәйгамбәргә ант бирә. Шул көннән башлап, Хәбиб Аллаһ илчесен атасы белән анасына караганда да ныграк ярата башлады. Ислам тормышына караганда кыйммәтрәк була башлады.

* * *

Кечкенә булу сәбәпле, Хәбиб Бәдәр сугышында катнашмый. Шулай ук, Өһед сугышында да бәләкәй була. Өйләнгәч кенә Пәйгамбәребезнең сугышларында катнаша башлый. Аларда ул батырлыклар күрсәтә һәм зур нәтиҗәләргә ирешә.

Ләкин ул аларга караганда да зуррак вакыйгада катнаша. Бу кыйсса сезнең барыгызны да гаҗәпкә калдырыр дип ышанып калабыз. Чыннан да, Хәбибнең вакыйгасы шаккатырлык.

* * *

Һиҗри буенча 9 нчы елда ислам дине шактый ныгыды. Гарәбстан ярымутравының төрле почмакларыннан кешеләр ислам динен кабул итрәгә дип Мәдинәгә килделәр. Алар арасында Югары Нәҗдән килгән Бану Хәнифә халкы да бар иде.

* * *

Дөяләрен Мәдинә янында калдырып, Мөсәйлимәгә карап торырга куштылар. Калганнары Пәйгамбәр янына керделәр. Мөхәммәд Пәйгамбәр аларга карата зур кунакчыллык күрсәтә. Һәрбер кешене, хәтта теге Мөсәйлимәне дә бүләкләделәр.

* * *

Алар Нәҗгә кайтып җитә алмадылар, Мөсәйлимә мөртәт булып китте. Ул болай диде:

- Мөхәммәд кораеш кабиләсенә Пәйгамбәр итеп җибәрелгән кебек, мин Хәнифә кавеменә пәйгамбәр булдым.

Кешеләр кабиләләр белән Мөсәйлимә янына җыела башладылар, чөнки кайберләре көчле милләтчелеккә бирелгәннәр. Аларның кайберләре болай дигәннәр:

- Дөрес, Мөхәммәд - чын Пәйгамбәр, ә Мөсәйлимә - ялганчы, ләкин Рабиа кабиләсендә булган ялганчы мудар кабиләсендәге изге кешегә караганда минем өчен кадерлерәк.

* * *

Мөсәйлимә хәтсез генә ныгыгач, Мөхәммәдкә шундый хат җибәрә:

- Аллаһ илчесе Мөсәйлимәдән Аллаһ илчесе Мөхәммәдкә. Сиңа тынычлык булсын. Мин дә синең кебек пәйгамбәр. Җирнең бер өлеше безгә, ә икенче өлеше, начарлыклар кылсалар да, кораеш кабиләсенә булсын.

Аннары ул ике кешесен җибәрә. Аны Пәйгамбәргә укыгач, илчеләргә: “Сез дә моны раслыйсызмы?” – дип сорады. Тегеләре әйе дип җавапладылар. Аллаһ илчесе болай ди:

- Валлаһи, илчеләрне үтерү каралган булса, мин сезнең башларыгызны кисәр идем.

Аннары ул түбәндәге эчтәлекле хат язды:

«Рәхимле, Шәфкатьле Аллаһ исеме белән. Аллаһ илчесе Мөхәммәдтән Мөсәйлимә ялганчыга. Хак юллан баручыларга тынычлык булсын. Бөтен җир Аллаһ кулында, Ул җирен колларына бирер, ләкин җиңү изгеләрнеке булыр». Шул кешеләр белән хатны Мөсәйлимәгә җибәрә.

* * *

Мөсәйлимә китергән начарлык һәм фетнә артканнан-арта барды, шуңа күрә Аллаһ илчесе тагын бер хат юлларга булды. Хатны тапшырырга дип Хәбибне җибәрде.

Ул вакытта Хәбиб егет булып үсеп җиткән була.

* * *

Хәбиб Пәйгамбәрнең кушканын икеләнмичә генә үтәргә тырышты. Бану Хәнифә яши торган җиргә барып җиткәнче, аңа күп кенә таулар һәм далалар аша үтәргә туры килде. Анда барып җиткәч, хатны Мөсәйлимәгә тапшырды.

Хатны укып чыккач, Мөсәйлимәнең күңеле начарлык һәм ачу белән тулды. Хәбибне тоткын итеп алып, икенче көнне китерергә кушты.

Икенче көнне Мөсәйлимә үзенең якыннарын чакырды. Уң һәм сул ягында баш мөртәтләр утырганнар. Аннары Мөсәйлимә Хәбибне алып килергә кушты. Ул аякларында богаулар булгач, акрын гына хәрәкәтләнә алды.

* * *

Башын югары күтәреп, яманлык кылына торган җыелышның уртасында басып торды.

Мөсәйлимә аңа:

- Мөхәммәд – Аллаһның илчесе дип шәһадәт бирәсеңме? -дип сорау бирде.

- Мөхәммәд – Аллаһның илчесе дип шәһадәт бирәм.

Ачуланган кыяфәттә Мөсәйлимә тагын сорау бирә:

- Мин – Аллаһ илчесе дип шәһадәт бирәсеңме?

- Мин синең соравыңны ишетмим.

Ачуыннан Мөсәйлимәнең иреннәре калтырый башлады. Җәза бирүчесенә ул болай ди:

- Аның тәнен аз гына кисеп ал!

Палач кисеп ала, тән кисәге җиргә төшә.

Мөсәйлимә соравын кабатлый:

- Мөхәммәд – Аллаһның илчесе дип шәһадәт бирәсеңме?

- Мөхәммәд – Аллаһның илчесе дип шәһадәт бирәм.

Ачуланган кыяфәттә Мөсәйлимә тагын сорау бирә:

- Мин – Аллаһ илчесе дип шәһадәт бирәсеңме?

- Мин синең соравыңны ишетмим дидем бит инде.

Мөсәйлимә тәненең тагын бер җирен кисеп алырга куша. Икенче өлеше дә җиргә төшә. Карап утыручылар Хәбибнең бу батырлыгына хәйран кала. Хәбибнең тәннәрен кистерә-кистерә Мөсәйлимә сораулар бирүен дәвам итә, ләкин:

- Мөхәммәд – Аллаһның илчесе дип шәһадәт бирәм, - дигән җавапны гына ишетә.

Тәненең яртысы кисәкләргә әверелде, ләкин ул чын мөселман булып калды.

Хәбиб батырларча вафат була, хәтта үлгән вакытында да Мөхәммәд Пәйгамбәрнең исемен кабатлады.

* * *

Аның үлеме хакындагы кайгылы хәбәрне әнисе Нәсибәгә әйттеләр. Ул:

- Мин аны шушы батырлыкка әзерләдем. Аның үлемен Аллаһ ризалыгы өчен кабул итәм, - диде.

 

Әбү Бәкернең мөэзине Мөсәйлимә белән көрәшергә кирәклекне җиткерде. Гаскәрдә Нәсибә дә улы Габдулла белән була.

Бу көнне барысы да Нәсибәнең каты итеп сугышканын күрделәр. Ул болай ди:

- Кая Аллаһ дошманы? Күрсәтегез миңа аны...

Аның янына килеп җиткәч, үлгәнен күрә. Нәсибә шатлана башлый. Нигә шатланмаска?!

Аллаһ аның изге күңелле баласы өчен җәзасын бирде инде. Аларның һәрберсе дә Аллаһ каршына киттеләр, берсе- җәннәткә, икенчесе – җәһәннәмгә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе