'Ий, мөэминнәр! Аллаһ хөкемнәренә хилаф булудан сакланыгыз! Һәм сакланучы тугры кешеләр белән бергә булыгыз!"
(»Тәүбә« сүрәсе, 119 нчы аять.)
Без бик еш кына балаларыбызның сорауларына сүзләребез турында уйланып та тормыйча җавап бирәбез. Ә бит аларның бөтен нәрсәне белергә теләгән төрле яшьтәгеләре бар: күктәге Кояш ничек барлыкка килгән, балалар каян килә, үлгәннән соң әбиләре кая китә...
Яшереп тормыйк — балаларның күп сораулары безгә — олыларга ошамый, ләкин барыбер җавап бирергә кирәк. Ахыр чиктә еш кына алдашабыз, балаларның кечкенә булуын сәбәп итеп, хакыйкатьне аңламаслар дип уйлыйбыз.
Ә шулай да балаларны алдарга ярыймы соң? Өлкәннәр бу хакта уйланып та карамый. Ә бит әти-әниләрнең ялганы еш кына балаларны тормыш дөреслегеннән аралап тора.
Әмма турыдан-туры алдашу гына түгел, вакыт юклыкны, баш авыртуны һәм башкаларны сылтау итеп, дөреслекне яшереп калу очраклары да бар. Нәтиҗәдә бала өчен мәсьәлә хәл ителми кала һәм ул, үсеп җиткәннән соң, кызыксынган темаларына җавапларны әти-әнисеннән түгел, башка җирдән — китап, журнал, телевизион программа, Интернеттан эзли башлый. Кем белә, аның шулай яшерен рәвештә тапкан мәгълүматы безнең карашларга туры киләме-юкмы әле? Өйрәтүгә караганда, төзәтеп өйрәтү күп тапкыр авыррак.
Теләсә нинди ялган яисә адаштыру бала күңеленә тискәре йогынты ясый. Үзебез дә, кемнеңдер ялганын ишеткәннән соң, аңа ышанмый башлыйбыз. Бала да әти-әнисенең бөтен сүзен кабул итми башлаячак. Чөнки күпмедер вакыттан соң дөреслекне ул башка чыганаклардан белә ала бит: әбисе, күрше апасы яисә иң якын дусларыгыз да ялгыш сөйләп җибәрергә мөмкин...
Менә бер очрак: яхшы гына бер гаилә берничә айлык баланы уллыкка ала. Билгеле инде, җиде яшьләре тулганда, ул үзенең әти-әнисез булган чагын бөтенләй дә хәтерләми. Һәм бу хакта тәрбияләп үстергән әти-әнисе мөмкин кадәр озаграк, бәлки әле, гомер буена ук — әйтми торырга була.
Әмма күршеләрендәге бер кайгыртучан апа, мөлаем елмаеп, ишегалдында бу малайның ничек яшәвен сораша. »Ни дисәң дә, әти-әниең үзеңнеке түгел, рәнҗетмиләрме дип соравым«, —дип өстәп тә куя әле.
Вакыйга бу малайны кабат балалар йортына тапшыру белән тәмамлана, чөнки ул кискен рәвештә үги ата-анасыннан баш тарта. Балалар йортына кайтып, үз әти-әнисе табылганны көтәргә карар итә.
Тик хакыйкатьнең һәрчак болай драматик рәвештә ачылуы мәҗбүри түгел. Алдашучы өлкәннәр дә еш кына үз-үзләрен тотышлары, хәрәкәтләре, нервланулары белән үзләрен »сата«, һәм бала алданганын аңлый. Димәк, аңа ышанмыйлар.
Ялган кайчакта балаларда курку тудыра һәм ул акрынлап неврозга кадәр барып җитә. Ахырда психотерапевтларга йөрергә мәҗбүр буласың.
Кечкенәләрне »милиционер абый«, »убырлы карчык«, »бичуралар белән куркыту да мәгънәсезлек. Әйе, ул ярты сәгать чамасы шауламас та, борчымас та, ә аннары — елау, ялгыз калудан, караңгылыктан курку һәм башкалар. Әни кешегә, әлбәттә, аз булса да тынычлык мөһим, ләкин киләчәк проблемалар хакына торамы соң ул?
Кайчакта баласының «ник?», «ни өчен?» дигән сораулары әни кешене чыгырдан чыгара. Монысыннан соң аның тагын нинди сорау бирәчәген каян беләсең? Тагын нинди җайсыз сораулары бар икән? Шулай да, гаиләдә ялган гадә-ти хәлгә әверелсә, һәм бала һәр соравына тикшерелмәгән һәм дөрес булмаган җаваплар ала торса, ул шундый күңелсез нәтиҗә ясаячак: димәк, аның ихтыяҗлары беркемгә дә кызык түгел, аның күбрәк беләсе килүен хупламыйлар. Әгәр дә сез ниндидер сәбәп белән баланың соравына тиз генә җавап бирә алмыйсыз икән, бу хакта дөресен әйтергә кирәк.
Үзенең алданганын белгән баланың мөстәкыйль рәвештә нинди нәтиҗә ясаячагы турында уйлагыз. Әле бит бала алдашу начар гамәл түгел икән дигән фикергә дә килергә мөмкин. Алдашырга ярый, җайлы, ә бәлки, кирәк тә дигән нәтиҗә ясавы ихтимал. Моннан соң аңа, бар, киресен исбатлап кара.
Ата-ананың башка өлкәннәрне алдавы аеруча начар. Кайчакта, кемдер телефоннан сораганда, иреңнән (хатыныңнан) үзеңне өйдә юк дип әйттерү; яисә, берәү ремонт ясауда ярдәм сорагач, беркая барасы булмаса да, гаилә белән театрга барабыз, дигән сылтау табу (ә үзең кич буе телевизордан футбол карау); баш авырта дип, кичке ашны әзерләмәү һәм сәгать буе телефоннан ләчтит сату... Боларның һәммәсен дә бала күреп, ишетеп тора. Ул үзебезне алдый башлагач, ни диярбез?
Ә бит ялганның рөхсәт ителгән булуына без аны үзебез инандырдык, җитмәсә, бала вәзгыятьне ачык бәяләп бетерә алмый. Аның өчен алдашу олыгаю билгесе буларак кабул ителә, чөнки балаларны күп нәрсәдән тыялар, ә үсә-үсә, күп нәрсәне рөхсәт итәләр. Менә шул рәвешчә ул «үсәргә», ә «үсү» билгесе буларак, алдаша башларга мөмкин.
Габдулла бин Амр риваяте буенча, Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм) аңа болай дигән: «Чын икейөзле кешегә дүрт (үзенчәлек) хас. Аларның берсе белән генә аерылып торучы да, аннан котылганга кадәр, икейөзле булып саналыр. Мондый дүрт үзенчәлек белән шундый кеше аерылып торыр: кем үзенә ышанганда хыянәт итә; кем сөйләгән чакта алдаша; кем килешү төзегәч, аны боза; кем дошманлашканда (кем белән дә булса) гөнаһ кыла. (Боха-ри, Мөслим.)
Чынлыкта, барлык аятьләр һәм хәдисләр безнең тарафтан зурлар арасында гына түгел, балалар дөньясында да кулланылырга тиешле. Тәрбия, мәгълүм булганча, бишектән үк, алай гына да түгел, тагын да иртәрәк башлана.
Гаиләдә ялган белән бәйле хәлләр
Ялганның кечкенәсеме, зурымы — бу бер мизгеллек тактик отыш, әмма ул зур стратегик җиңелү белән тәмамлана. Ахыр чиктә оттыру өчен вакытыңны һәм нервыңны туздыру кирәкме икән? Баланы алдау, әлбәттә, кыен түгел! Әмма бер мизгеллек отыш белән бер үк вакытта җитдирәк нәтиҗәләр — олыларга ышанмау, шик-шөбһәләр өчен җирлек тудырыла.
Без ни өчен балаларга алдашабыз соң? Кагыйдә буларак, моның ике сәбәбе бар: дөреслекне
- әйтә алмыйсыз,
- әйтергә теләмисез. Беренче очракта, баланың күп
санлы сорауларына җавапларны үзегез дә белмисез. Мондый чакта баш авырта дип котылмаска (янәсе, бу хакта хәзер сөйләшә алмыйсыз) һәм төрле фантастик аңлатмалар эзләп маташмаска, ә бәлки, бала белән бергәләп җавапны китаплардан эзләргә кирәктер.
Һәркем сорауга төгәл җавап бирә алмавын ачыктан-ачык таный ала, аның каравы, хәзер булмаса, соңрак, аны бала белән бергәләп эзләргә мөмкин. Моның өчен өйдә төрле балалар энциклопедияләре булдыру хәерле. Һәм аны әледән-әле актарып торырга. Үз вакытында Платон: »Мин берни дә белмәгәнемне беләм, ә күпләр моны да белми«,—дигән!
Белмәү — ялган түгел, бу һәр кеше тормышының табигый халәте. Бала өчен дә әти-әнисенең »адәм баласы
Һәрвакытта да бөтен нәрсәне белеп бетермәве—табигый. Бухакта белүе белән бала сезгә ышанычын югалтмас, аның каравы, һәр белемнең хезмәт, тырышлык белән табылуын аңлар. Шул ук вакытта, күбрәк белү өчен, балада укырга өйрәнү теләге туар.
Миләүшәнең әнисе белеме буенча биолог була. Әмма кыз, биш яшендә «Өченче планета сере» дигән мультфильмны карагач, космос белән мавыгып китә. Кызлары биргән сорауларга җавап табу өчен, әтисенең дә, әнисенең дә белеме җитеп бетми. Һәм алар бу темага балалар өчен чыгарылган әдәбиятны туплый башлыйлар. Миләүшәнең кызыксынулары канәгатьләндерелә. Ә тагын берничә атнадан ул диңгезләр белән мавыга башлый.
Икенче очрак. Сез нинди сәбәпләр аркасында дөресен әйтергә теләмисез. Ә мондый очраклар бик еш булып тора. Иң уңайсыз сораулар: «балалар каян килә», «бабай ни өчен үлде һәм нәрсә ул үлем», «ни өчен күршеләр балаларына уенчыклар алмый»...
Чыннан да, мондый сорауларга җавап бирү кыен, әмма бу — мөмкин түгел дип булмый. Күпмедер дәрәҗәдә өлкәннәр үзләре дә күңелсез уйлардан психологик рәвештә арынырга тели һәм, үзләре дә аңламастан, балаларны... ялган ярдәмендә сакларга тырыша.
Ахыр чиктә, әлеге сорауларны җавапсыз калдыру — акылсызлык, чөнки бала барыбер өстәмә чыганаклар таба ала. Димәк, җавап биргәндә, мөмкин кадәр дөресрәк аңлатма табарга, әмма ул бала аңларлык дәрәҗәдә (яшенә карап) булырга тиеш.
Мәсәлән, бала каян килә дигәндә, аны Аллаһы Тәгалә бирә, ләкин ул башта күпмедер ай әнинең эчендә яши, вакыты җиткәч туа да, әни хастаханәдән сиңа энекәш яисә сеңелкәш алып кайта, дияргә кирәк. Гади дә, аңлаешлы да, алдашасы да юк.
Кечкенә Сәеткә туган көненә электрон уенчык — тамагочи бүләк итәләр. Ләкин ул аны тиешенчә карый алмый, һәм уенчык берничә көннән «үлә». Шунда әтисе, улын тынычландырып, менә хәзер кибеткә барабыз да, уенчыкка «яңа гомер» сатып алабыз, ди.
Күпмедер вакыттан соң Сәетнең бабасы үлә. Әти-әниләре бик кайгырса да, малайның исе китми. Әнисенең «бабаң кызганыч түгелмени, ул инде юк бит», дигән соравына каршы тыныч кына: «Хәзер әти кибеткә бара да, аңа »яңа гомер« алып кайта», — дип җавап бирә, димәк, нигә кайгырып торырга ди әле.
Хыял һәм чынбарлык
Олылар еш кына, балаларын борчулардан сакларга тырышып, аларны гаилә проблемалары һәм үзара мөнәсәбәтләрдәге кытыршылыклардан читтә тоталар. Алар өчен гаять яхшы мохит, чынбарлыктан ерак торган романтик дөнья булдыралар. Бу бик үк дөрес түгел.
Бала кешеләр арасындагы чын мөнәсәбәтләрне, алар арасында аңлашылмаучылык, конфликт һәм хәтта бәхәсләр дә булуын күреп үсәргә тиеш. Туу һәм үлем, фәкыйрьлек, авырулар һәм башка кыенлыкларның да тормышның аерылгысыз өлеше икәнен аңлап үссен ул. Боларны күрмичә, ялган атмосферасында үскән бала якыннары аша тормыш тәҗрибәсен һәм белемнәрен үзләштерә алмый. Ә бит алар, баланың психикасына зыян китермичә, боларны үз вакытында булдыра, тәрбияли алыр иде.
Ялган никадәр кечкенә булмасын һәм ул нинди генә яшьтәге балага карата кулланылмасын — аның өчен артык кыйммәт түләргә туры килә. Хакыйкать — кадерлерәк.
Фатыйма МАНЗУР.
"Әл-Кыйбла" җурналы