«Аллаһ биргән бүләгем син,
Алма бөртегем минем».
Шундый җылы сүзләрдән соң,
Эри дә китә күңел.
Исемем белән әнием
Миңа сирәк эндәшә.
Күңелендәге бар назын
Йомшак итеп өләшә.
«Кояшым син, йолдызым син.
Энҗе бөртегем минем».
Кайвакытта уйлап куям:
Бар, югыйсә, исемем.
Эш кушарга кирәксә дә,
Әнием җаен таба.
Шундый матур сүзләрдән соң,
Син киреләнеп кара!
Иңнәргә канат үстергәч,
Булмый аны тыңламый.
Нишләп бөтен әниләр дә
Минеке күк булалмый?
Зәйнәп ШАҺВӘЛИЕВА,
Казан, "Госмания" мәктәбе, 6 нчы сыйныф укучысы